Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре профилактик төркемнәр составында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлауда катнашалар. Чараның төп максаты – яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактика эше алып бару.
28 мартта ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидларның берьюлы берничә иҗтимагый оешмасы урнашкан Мәдәни мирас йортында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин яшәгән йорт. Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән практик дәрес оештырдылар. Чарада инвалидлык сәбәпле эшкә урнаша алмаган көндезге тору төркеме яшьләре катнашты.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында планнан тыш уку-күнекмә эвакуациясе һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
Беренче квартал дәвамында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәткәрләр тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын тикшереп чыкты. Шулай ук ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган мобилизацияләнгән гаилә әгъзаларына да барып кайтты.
Бу атнада Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны карап чыкты. Чаралар Олы Нырсы авыл җирлеге җирле үзидарә органнары һәм янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтүгә һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.
7 мартта Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре, яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне йөреп чыгу өчен мобиль бригада эшен оештырдылар.
Март аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшереп чыктылар.
Буа муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйдән-өйгә йөреп чыгалар. Моның өчен профилактик ведомствоара эшче төркем оештырылган, анда «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы территориаль хезмәте хезмәткәрләре керә.
Түбән Каманың «Шәфкать» комплекслы үзәгендә 17 февральдә янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.