Бу атнада Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны карап чыкты. Чаралар Олы Нырсы авыл җирлеге җирле үзидарә органнары һәм янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Чараларның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның чит кеше каравына мохтаҗлыгын ачыклау һәм аларның яшәү шартларын бәяләү. Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү төрләре һәм формалары турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә ашыгыч хезмәт телефоннары, «Чишмә» үзәгенең һәм социаль яклау бүлегенең контакт мәгълүматлары белән белешмәләр тапшырылды.