500ләп ялгыз өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне өйдән-өйгә йөреп чыгарга планлаштыралар

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактика төркемнәре составында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйдә (фатир буенча) әйләнеп чыгалар.

Чаралар барышында мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктажлар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелә. Өлкәннәргә буклетлар тапшырыла. Шулай ук автомат янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү дә башкарыла. Барлык ачыкланган бозулар буенча актлар төзелә, тиешле инстанцияләргә рәсми хатлар җибәрелә.

Бүгенге көндә 223 кеше йөреп чыгылган. Барлыгы 80 яшьтән өлкәнрәк 494 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданны карап чыгарга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International