«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Мамадыш районы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Ягудина «Игътибар, балалар!» оператив‑профилактик чарасы кысаларында «Кайгырту» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чара үткәрде. Аның максаты – юл кагыйдәләрен искә төшерү генә түгел, ә урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча тотрыклы күнекмәләр формалаштыру.
4 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Калейдоскоп» чарасы үткәрделәр. Дәрес транспорт төрләрен өйрәнүгә багышланды.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясен, «Яшүсмер» операциясен һәм «Татарстанда җәй» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль хезмәт алучылар һәм балигъ булмаган балалар өчен чара оештырды. Очрашу юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән программаның мөһим өлешенә әверелде.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясенең профилактика бүлеге белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча комплекслы чара уздырылды.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Әлфинә Фәхриева юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор белән берлектә мәктәп яны лагеренда ял итүче балигъ булмаганнар өчен «Юл иминлеге көне» дигән профилактик чара уздырдылар.
Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росмолодежь гранты ярдәмендә оештырылган чара узды. Әлеге вакыйганың максаты балаларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында хәбәрдар булуларын арттыру һәм аларда куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру булды.
25 ноябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина кышкы вакытта юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати дәрес үткәрделәр.
«Юлларда куркынычсызлык гаиләдән башлана» акциясе кысаларында «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә инвалид балалар, мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Тәмле юл билгесе» республика кулинар онлайн-конкурсы уздырды. Балалар бакчаларыннан, коррекцион мәктәпләрдән һәм тернәкләндерү үзәкләреннән 88 катнашучы ризык әзерләү процессын чагылдырган фотосурәтләр күрсәтте.
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү – тәрбия процессының мөһим бурычларының берсе. 11 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Менделеевск районы татар китапханәсе хезмәткәрләре Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Халыкара светофор көненә багышланган чара оештырганнар.