Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росмолодежь гранты ярдәмендә оештырылган чара узды. Әлеге вакыйганың максаты балаларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында хәбәрдар булуларын арттыру һәм аларда куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру булды.
Чара барышында балаларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре җентекләп сөйләнде. Оештыручылар үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен әлеге нормаларны үтәүнең әһәмиятенә басым ясадылар.