«Өмет» үзәгендә балалар белән кышын куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

25 ноябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина кышкы вакытта юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати дәрес үткәрделәр.

Яшь социаль хезмәт алучыларга урамнарда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәрттеләр. Шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар турында да истә тотарга кирәк.

Балалар куркынычсызлык буенча мисаллар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Һәркем файдалы бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International