«Юлларда куркынычсызлык гаиләдән башлана» акциясе кысаларында «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә инвалид балалар, мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Тәмле юл билгесе» республика кулинар онлайн-конкурсы уздырды. Балалар бакчаларыннан, коррекцион мәктәпләрдән һәм тернәкләндерү үзәкләреннән 88 катнашучы ризык әзерләү процессын чагылдырган фотосурәтләр күрсәтте.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы шартларда узды. Тернәкләндерү үзәге белгечләре «Светофория иле» танып-белү бәйрәмен оештырды. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров җиңүчеләрне котлады. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрен балаларга профилактика бүлеге башлыгы Резеда Гыйлметдинова тапшырды.