«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Мамадыш районы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Ягудина «Игътибар, балалар!» оператив‑профилактик чарасы кысаларында «Кайгырту» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чара үткәрде. Аның максаты – юл кагыйдәләрен искә төшерү генә түгел, ә урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча тотрыклы күнекмәләр формалаштыру.
Программа юл әлифбасы буенча сәяхәттән башланды: социаль хезмәтләр алучылар карточкаларны кисәтүче, тыючы, мәгълүмати төркемнәргә бүлеп, билгеләрне аера белергә өйрәнделәр.
Чара йомгаклары буенча катнашучылар төп кагыйдәләрне кабатлап кына калмадылар, аларны реаль ситуацияләрдә кулланырга өйрәнделәр, юлда куркынычсызлык үзләренә дә бәйле икәнен аңладылар.
Дәрес азагында оештыручылар гади киңәшләр белән белешмәләр, яктылыкны кире кайтара торган брелоклар һәм рюкзак бүләк иттеләр.