«Белка белән Стрелка» юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә булыша

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Менделеевск районы татар китапханәсе хезмәткәрләре Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Халыкара светофор көненә багышланган чара оештырганнар.

Балалар дөньяда беренче светофорның барлыкка килү тарихы турында кызыксынып белделәр, ә «Күңелле светофор» уены балаларның светофорның билгеле бер сигналларында нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклады.

Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында «Белка белән стрелка» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International