Югары Ослан районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. 2023 елда 1 200 кешене китерү планлаштырыла.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре, вакцинация, планлы госпитализация узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик чаралар төрле сәламәтлек патологияләрен башлангыч этапта ачыкларга булыша, бу актив озын гомерлелек чорының озынаюына ярдәм итә.
Татарстан Республикасында кадрлар әзерләүгә ихтыяҗны фаразлау системасы төзелгән. Ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгариф системасы өчен уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын билгеләү өчен ихтыяҗлары өйрәнелә һәм игътибарга алына торган эре һәм урта предприятиеләр исемлеген раслый. Шулай ук муниципаль берәмлекләр өчен әһәмиятле булган кече һәм урта бизнес предприятиеләре исемлеге дә аерым раслана.
18 гыйнварда Зәй муниципаль районы администрациясендә эш бирүчеләр белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта Зәй районы предприятиеләренең, оешмаларының, учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
2022 елда Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруда актив катнашты.
2022 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде. Бу хакта бүген үз чыгышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашырганда Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруны дәвам итәләр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Галотерапия» социаль технологиясе буенча эш дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Скала» тоз лампасын кулланып өйдә социаль хезмәт алучылар арасында сәламәтләндерү дәресләре үткәрә.