Буаның «Гармония» үзәге актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыра

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч өй бүлекчәсе эшчәнлегенә «Күзләр өчен гимнастика» технологиясен керткән. Актив озын гомер принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Үзәк белгече социаль хезмәт алучылар белән өйдә дәресләр уздыра, күзләр өчен күнегүләр комплексын куллана. Дәресләр үткәрү өчен махсус шартлар кирәк түгел. Күз гимнастикасы басып яки утырып башкарыла. Бурыч – күрү аппаратын савыктыру, күз мускулларын ныгыту һәм арыганлыкны профилактикалау. Мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларның күрү сәләтен яхшыртырга ярдәм итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International