Региональ хезмәт базарларында ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча яңадан укыту федераль программасы старт алды. Инде хәзер үк эш эзләүчеләргә 7,7 меңгә якын белем бирү программасы бар, аларның саны артачак. Яңа белемнәрне 138 мең кеше ала алачак. Эшкә урнашу өчен дә, үз эшеңне ачу өчен дә укулар узарга мөмкин.
Проектта 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, 3 яшькә кадәрге бала карау ялында булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналары, 35 яшькә кадәрге аерым категория затлар, шулай ук эшсез яки эштән китү куркынычы астында булган гражданнар катнаша ала.
Федераль яңадан укыту программасы региональ программаларны алыштыру түгел, ә өстәмә чара. Гражданнарны яңадан әзерләү программалары, узган еллардагы кебек, субъектлар дәрәҗәсендә дә гамәлгә ашырылачак.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында уку бушлай. Төбәктә булган һөнәри белем бирү юнәлешләре исемлеге белән «Россия эше» порталында, укуга заявка тутырганда танышырга мөмкин.