Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Пульс» актив пенсионерлар клубында актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.
3 февральдә клубта очрашу гадәттәгечә сәламәтләндерү гимнастикасы белән башланды. Системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә клубта катнашучылар рухларын һәм акылын саклый.
Дәреснең икенче өлешенә Зәй туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Людмила Симонова килде. Ул Зәй шәһәре тарихына багышланган музей дәресе үткәрде. Людмила Михайловна үзенең хикәясен фотосурәтләр һәм тарихи документларны күрсәтү белән тулыландырды.
Мондый музей дәресләрен киләчәктә дә үткәрергә планлаштыралар.