ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Татарстан Республикасы рәисеннән һәм район башлыгыннан открыткалар һәм бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы социаль хезмәт күрсәтүдә булган сугыш ветераннарын хөрмәтли. Традицион рәвештә социаль хезмәткәрләр тыл хезмәтчәннәренең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарының өйләрендә генераль җыештыру үткәрәләр.

Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «Форпост» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте белән берлектә, тыл хезмәтчәннәре Николай һәм Мария Князевларны котладылар.


7
май, 2024 ел
сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысын, тыл хезмәтчәне Николай Ереминны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

5 майда Лениногорск районында 99 яшьлек юбилеен социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Әкълимә Абдунагим кызы билгеләп үтте.


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Балтач районы ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары алдылар. Район администрациясе башлыгы Рамил Нотфуллин волонтерлар белән бергә өйдә ветераннарны котладылар.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

20 апрельдә Мөслим районында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма Сөләйманова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Тәтеш муниципаль районында өлкән кешеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрен алучысы Иван Авдонин бар. Аңа 100 яшь тулды.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Азнакай районында яшәүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кеше бар. Аңа, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыга, 103 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International