Лениногорск районында ветераннарны хөрмәтлиләр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

5 майда Лениногорск районында 99 яшьлек юбилеен социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Әкълимә Абдунагим кызы билгеләп үтте.

Аның язмышы илебезнең күп кенә кешеләренең язмышына охшаш. Ул үз тормышында шатлык та, кайгы да кичергән, әмма шул ук вакытта искиткеч акыл ачыклыгын һәм тормышка мәхәббәт саклаган.

«Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре һәм Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин Әкълимә апаны туган көне белән генә түгел, Җиңү көне белән дә котладылар. Олы кешегә бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International