«Опека» үзәге Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Җиңү көне алдыннан Хәтер дивары куелды.

8 майда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән экстремизмга каршы юнәлештәге «Гади фашизм» чарасы уздырылды.

Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге «Георгий тасмасы», «Җиңү тәрәзәләре» акцияләренә кушылды.

6 майдан 8 майга кадәр Әлмәт районында «Фронт бригадалары» Бөтенроссия акциясе кысаларында ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ветераннар яшәгән йортлар каршында музыкаль номерлар белән Әлмәт коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International