Спас интернат-йортында тыл хезмәтчәнен котладылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысын, тыл хезмәтчәне Николай Ереминны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина социаль учреждениенең иң өлкән яшьтәге кешесе янына килде, Николай Петровичка авыл һәм район файдасына озак хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, тыныч көннәр теләде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов исеменнән тыл хезмәтчәненә котлау открыткалары, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International