ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

13 гыйнварда Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Менделеевск яңалыклары» медиаүзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга булдылар.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 2 нче лицей каршындагы Кванториумда булдылар.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Төрле һөнәрләрне өйрәнү өчен Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле алымнар кулланыла. Әйтик, кичә өй кондитеры Илүзә Абдуллина тернәкләнү узучылар өчен Яңа ел прәннекләрен бизәү буенча мастер-класс үткәрде.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Лакомка» кондитер кибетендә булдылар, анда алар өчен сюжет-рольле уен оештырылган иде. «Курносики» төркемендәге балалар алдында ашыгыч Яңа ел алды заказын үтәү – имбир прәннекләрен ясау бурычы тора иде.

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагогы Энза Хәсәншина җәмгыять тормышында хезмәтнең әһәмияте турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан «Минем хезмәтем республика хезмәтенә кушыла» дигән сыйныфтан тыш сәгать үткәрде.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Көндезге бүлекчә социаль хезмәт алучыларның һөнәри белем алуга мотивациясен һәм нәтиҗәле һөнәри юнәлешен арттыру максатында Яр Чаллының «Ышаныч» комплекслы үзәге белгечләре, Яр Чаллы шәһәренең эшлекле хатын-кызлар берлеге вәкилләре белән берлектә, В. Д. Поташов исемендәге техник көллияткә экскурсия оештырдылар.

Яр Чаллының «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә балаларның күзаллауларын киңәйтү, тирә-юньгә карата кызыксыну уяту, өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан С. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатына сәяхәт оештырылды. Анда үзәктә тәрбияләнүчеләр лимонарийда булдылар, анда лимон, мандарин, гранат һәм хәтта кофе үстерәләр.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирүгә, коммуникатив һәм социаль-мәдәни компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән эш кысаларында, Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер» шәһәр берләшмәсе белән берлектә, «Мобиль технопарк» проектының тематик мастер-классларында катнашу оештырдылар.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә матурлык өлкәсе һөнәрләре, аеруча маникюр остасы зур популярлыкка ия. Шушы көннәрдә тырнак сервисы мастеры Анастасия Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан кызларны һөнәри юнәлеш бирү чарасына чакырды.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Чараны Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен Лаеш техник-икътисад техникумы волонтерлары студентлар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International