«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре «Прәннек йорты» конкурсында җиңделәр

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәмле хикәяләр» клубы эше алып барыла. Дәресләрдә балалар ризыкларның күптөрлелеге, пешерү технологиясе белән танышалар, тәмле ризыклар әзерләүдә актив катнашалар.

Мондый дәресләрнең берсендә балалар Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белгечләре оештырган «Прәннек йорты» V Архитектура-кулинария конкурсы өчен конкурс эшләрен башкардылар.

Конкурска халыктан 18 композиция тәкъдим ителде, шул исәптән «Яңарыш» үзәгенең прәннек йорты. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең эше иң яхшысы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International