Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү белән активрак шөгыльләнергә киңәш итте

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың һәм башка рәсми затларның Балык Бистәсе муниципаль районына эшлекле сәфәре булды.

Сәфәр программасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карау, «Русский Мрамор» агросәнәгать комплексында булу, район Советы утырышында катнашу каралган иде.

Кунаклар шулай ук Балык Бистәсе агротехника техникумында да булдылар. Укулар монда ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча – авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны эксплуатацияләү һәм ремонтлау, шулай ук «пешекче», «кондитер», «авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты», «хисапчы исәбе» юнәлешләре буенча үткәрелә. Шулай ук эш бирүчеләр соравы буенча техникум кыска сроклы һөнәри белем бирү программалары буенча эшче кадрлар әзерли.

Уку йортында булганда Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен мәктәпне тәмамлаучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү белән активрак шөгыльләнергә киңәш итте.

Фото чыганагы: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International