«Асылташ» приютында һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 13-17 яшьлек балалар өчен Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте директоры Галина Элбанидзе лекция укыды.

Киләчәктә кем булырга икәнен аңлау өчен, тест үтү һәм шәхеснең һәм характерыңның үзенчәлекләрен аңлау файдалы. Алга таба хезмәт базарын өйрәнергә кирәк. Бу хакта балалар дәрестә фикер алыштылар. Галина Ивановна элегрәк нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булганы, бүген нинди һөнәрләр актуаль булуы турында сөйләде. Шулай ук балалар уртача хезмәт хакының нәрсә икәнен, һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр. Галина Элбанидзе шәхси үсеш графигы ярдәмендә эшне дөрес сайлау нәтиҗәсендә керем генә түгел, эшчәнлектән канәгатьлек тә алып булуын ачык күрсәтте.

Приют балалары лекциядә яңгыраган барлык киңәшләрне игътибар белән тыңладылар һәм истә калдырдылар, үз-үзеңне үстерү чыганаклары турында белделәр. Лекцияне тәмамлап, көллият директоры балаларга буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International