«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Алабуга медицина көллиятенең чыгарылыш төркеме булды. Студентлар учреждениегә тернәкләндерү эшчәнлеге белән танышу өчен килде.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев булды. «Махеевъ» сәүдә маркасының 25 еллык юбилее хөрмәтенә үзәктә аш-су фестивале уздырылды, анда социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тәрбияләнүчеләре катнашты.
«Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында «Игътибар үзлекләре» дигән танып белү дәресе узды. Ул балаларда үз мөмкинлекләрен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга, уку һәм һөнәри эшчәнлектәге уңышларда игътибарның ролен ачуга юнәлдерелгән.
9 октябрьдә, Бөтендөнья почта көнендә, Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Хаттан алып электрон почтага кадәр» дигән практик дәрестә катнаштылар.
Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән малайлар төркемендә уңышлы маркетолог Юлия Чуракова белән очрашу узды.
Һөнәри юнәлеш бирү һәм балигъ булмаганнарны тимер юл һөнәрләре белән таныштыру максатыннан чараны социаль эш буенча белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина оештырды.
«Һөнәрләр илендә» түгәрәк эшчәнлеге дәресендә Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Ничек дөрес сайлау ясарга» дигән диспутта катнаштылар.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү планы кысаларында 22 сентябрьдә Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча полиция бүлегенә экскурсия уздырылды.
Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар тәрбияче һәм педагог-психолог белән бергә янгын сүндерү бүлегенә бардылар. Анда алар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.
Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2 нче санлы социаль участокта «Кеше һәм һөнәр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.