21 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Көчле рухлы» спорт чарасы узды.
Бүген Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләрен алучы Мәгъфирә Рәшитовага сугыш елларында җиңел булмый. Авыллардагы балалар колхоз һәм хуҗалыкларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. Мәгъфирә Рәшитова Азнакай районының Урманай авылында туа һәм колхозда бик иртә эшли башлый. Шул вакыттан башлап аның тормыш юлы ныклык һәм фидакарьлек үрнәгенә әверелә.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы командалары арасында дустанә футбол матчы узды.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Ватанны саклаучылар елына багышланган дәресләр кысаларында 16 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында патриотик чара узды.
Ватанны саклаучылар елы һәм «Җиңү йөзе» акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты малайларының өлкән төркемендә «Буыннарның хәтере сүнми» сәгате үткәрелде.
Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Зоя Карсаковага һәм Александра Еливановага «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Җиңүгә юлда» проекты дәвам итә. Ул «көмеш» яшьтәге волонтер, шәһәр ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм 23 февраль алдыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдылар.
Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы турында хәтерне саклау максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.