Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы турында хәтерне саклау максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

Конкурста Министрлык карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары катнаша. Катнашучыларның яше – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.

Катнашуга гаризалар 2025 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны Министрлыкның Республика ресурс үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург ур., 40 яисә почта аша бирергә мөмкин.

Консультацияләр өчен телефон: (843) 598-31-96 (өстәмә 739).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International