Буа интернат-йортының тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Зоя Карсаковага һәм Александра Еливановага «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Алмаз Марсович өлкәннәргә Җиңүгә керткән өлешләре һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International