21 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Көчле рухлы» спорт чарасы узды.
Чараның максатлары: патриотик тәрбия бирү, команда рухын ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
ДФК инструкторы җитәкчелегендә катнашучылар төрле җайлаштырылган уеннарда һәм эстафеталарда ярыштылар. Чара дәвамында дуслык һәм ярдәм атмосферасы хөкем сөрде. Катнашучылар гаять зур энтузиазм һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Чарада 12 кеше катнашты.