Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр дусларча матчта катнаштылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы командалары арасында дустанә футбол матчы узды.

Социаль хезмәтләр алучылар бик яхшы футбол күнекмәләрен күрсәттеләр һәм тәҗрибәле активистларга лаеклы каршы тордылар. Матчта катнашучыларның барысы да уеннан ләззәт һәм уңай хис-кичерешләр алды.

Мондый чаралар спорт күнекмәләрен үстерүгә һәм сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә, шулай ук үзара аңлашу, теләктәшлек һәм дуслык атмосферасы тудыра, бу уңай психологик климат формалаштыру һәм шәхес үсеше өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International