Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Җиңүгә юлда» проекты дәвам итә. Ул «көмеш» яшьтәге волонтер, шәһәр ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Проектның беренче чарасы Сталинград сугышына багышланган иде. Фрида Шакирова сугышның мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте турында сөйләде, викторина уздырды. Иң актив катнашучыларга призлар тапшырылды.