Казанда көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр МХО катнашучыларына хат язалар

2025 елның 14 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм 23 февраль алдыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдылар.

Акциянең максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.

Балалар открытка-хатлар ясадылар. Хатлар төсле кәгазьдән өй рәвешендәге аппликацияләр һәм зур булмаган татлы бүләк белән бизәлгән. Хатларда сугышчыларга кыюлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, җылы теләкләр яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International