ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Агымдагы ел башыннан Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 193 инвалид мөрәҗәгать иткән, 59 кеше эш белән тәэмин ителгән. 10 инвалид һөнәри укытуларга юнәлтелгән.

 

2017 елның 7 сентябрь көнендә Чаллы мәшгульлек үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

 

 

Чистай психоневрологик интернаты карамагындагылар шушы көннәрдә "Әнәс" мәчетендә узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында армреслинг буенча ярышларда катнашты.

 

 

 

Республика көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Татарстан шәһәрләре белән таныштыру буенча чара үткәрелде.

 

 

 

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Альтернатива" Яшьләр клубы активистлары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Вера Фатеева белән берлектә Аксарино авылына "Зирекле" чишмәсе территориясен җыештырырга барды.

 

 

 

5 сентябрь көнне “ Шатлык” приютында, “Экстремизмга – юк!” дигән айлык кысаларына нигезләнеп  өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Сак булыгыз: терроризм! Куркынычсызлык мәктәбе” дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты һәм бурычлары үсеп килүче буында гражданлык позицияләрен формалаштыру һәм шулай ук терракт вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде.

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Музыкаль калейдоскоп" дип исемләнгән чара үткәрелде.

 

 

2017 нчы елның  5 нче сентябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәткәрләр Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы  һәм Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы социаль хезмәт алучылар катнашында ТАССРның тууына 100 ел тулу уңаеннан концерт оештырдылар.

 

 

Узган дүшәмбе, 4сентябрь көнне, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының инваспортсменнары Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Әнәс" мәчете кубогына инвалидлар арасында Армспорт буенча турнирда катнашты.

 

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының актлар залында "Исәнме, мәктәп!" исеме астында бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә алдан әзерләнде: шигырьләр өйрәнде, залны бизәде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International