Агымдагы ел башыннан Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 193 инвалид мөрәҗәгать иткән, 59 кеше эш белән тәэмин ителгән. 10 инвалид һөнәри укытуларга юнәлтелгән.
2010 елдан башлап Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җиһазландырылган эш урыннарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен программасы гамәлгә ашырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, булган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 1 сентябрендә эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә 208 инвалид тора, шуларның эшсезләр сыйфатында – 187 кеше.