5 сентябрь көнне “ Шатлык” приютында, “Экстремизмга – юк!” дигән айлык кысаларына нигезләнеп өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Сак булыгыз: терроризм! Куркынычсызлык мәктәбе” дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты һәм бурычлары үсеп килүче буында гражданлык позицияләрен формалаштыру һәм шулай ук терракт вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде.
Тәрбияче балаларга терроризм турында һәм кайсы илләрдә, кайсы елларды террактлар булуы турында сөйләде. Шулай ук аларны 1998 нче елның июль аенда чыгарылган “Терроризмга каршы көрәш турындагы” закон белән таныштырды. Аннан соң балалар белән “Әгәр дә...” дигән уен уйнады. Балаларны терор акты яный калса үзеңне ничек тотарга кирәкле кагыйдәләр белән таныштырды. Дәрес “Җир йөзендә һәрвакыт мәхәббәт чәсәк атсын!!!” дигән шигырь юллары белән тәмамланды.