“Өмет чаткысы” үзәгендә Татарстан шәһәрләре белән танышу узды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Республика көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Татарстан шәһәрләре белән таныштыру буенча чара үткәрелде.

Балалар республика шәһәрләренең сурәтләре төшерелгән магнитлар алып килде, шәһәрләр турында сөйләде. Чараның максаты – балаларны Татарстанның тарихы белән таныштыру, аларга туган як турында күбрәк сөйләү иде. Балалар бик күп башка шәһәрләр белән танышты. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда туган якка мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйный.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International