Чистай интернаты спорт әзерлеген күрсәтте

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Узган дүшәмбе, 4сентябрь көнне, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының инваспортсменнары Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Әнәс" мәчете кубогына инвалидлар арасында Армспорт буенча турнирда катнашты.

Интернат-йорт белгечләре сөйләвенчә, даими тренировкалар җиңүләр яуларга ярдәм итте. Мәсәлән, 70 кг га кадәр авырлыкта Роман Дряхлых I урын, Антон Капитонов 3 урынны алды. Хатын-кызлар арасында 70 килограммга кадәр Диана Миннянова көч сынашты. Шулай ук армреслинг буенча ярышларда Михаил Пукшов, Алексей Тривоженко, Анатолий Силантьев, Зөфәр Мөхәммәтшин һәм Александр Зайцев актив катнашты.

Ахырда барлык катнашучылар да мактау грамоталары продукт наборлары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International