2017 нчы елның 5 нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы һәм Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы социаль хезмәт алучылар катнашында ТАССРның тууына 100 ел тулу уңаеннан концерт оештырдылар.
Чараның максаты өлкән яшьтәге инвалидлар белән яшь буын арасында хезмәттәшлекне һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телгә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләрен ныгыту, социаль элемтәләр булдыру иде.
Бәйрәм концертын Кузнецова Ксения (инвалид, коляскада, диагнозы 1 төркем белән ДЦП), шигъри, бию, музыкаль номерлары, баянда уеннар белән берлектә алып барды. Иҗади эш нәтиҗәсе булып берничә сәгать эчендә генә өйрәнелгән "Вальс" биюе башкарылды. Беренче дебют яшь алып баручыга уңышлы узды, тамашачылар рәхмәт белдерде, киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Залда буыннар арасында атмосфера берләшмәсе һәм нык элемтә барлыкка килде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше катнашты.