Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының актлар залында "Исәнме, мәктәп!" исеме астында бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә алдан әзерләнде: шигырьләр өйрәнде, залны бизәде.
"Уку елы башлану белән тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләрне котларга "Planka-Мusical" продюссерлык үзәге һәм "Родник" Халыклар Дуслыгы Йортының иҗат коллективы килде. Көзге бәйрәмдә җылылык һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде, чарада катнашучылар җырлады, биеде, күңел ачты”, – дип сөйли приют белгечләре.