2017 елның 7 сентябрь көнендә Чаллы мәшгульлек үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Ярминкәдә 12 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: "КАО ЦСП "Ярдәм", "КАМАЗ", "Созвездие" ҖЧҖ, "Энергоинжиниринг" ҖЧҖ, "Полимер Поволжье" ҖЧҖ, "Логистика үзәге," һәм башкалар.
Эш бирүчеләр инженер-энергетик, хезмәтне саклау буенча инженер, конструктор, слесарь-ремонтчы, эретеп ябыштыручы, стропальщик, диспетчер, токарь, штамповщик, механизатор, урам себерүче кебек вакансияләр тәкъдим итечәк.
Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә, 47 (43/20) 1 нче кат адресы буенча09.00 сәгатьтә башланачак.