Чистай психоневрологик интернаты карамагындагылар шушы көннәрдә "Әнәс" мәчетендә узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында армреслинг буенча ярышларда катнашты.
Психоневрологик интернат карамагындагылар призлы урыннар алды. Әйтик, хатын-кызлар арасында 70 кг га кадәр категориядә I урын Гөлнара Файзуллинага бирелде, II урынны Әлфия Фәйзуллина яулады.
Ир-атлар арасында 70 кг авырлык буенча Сергей Капитов II урында булды.