ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылды. Аутизм белән авыручыларга ярдәм итү билгесе буларак, төркемнәрдә иҗади тематик дәресләр узды. Шулай ук үзәк фойесында «Без бары тик башка» видеосы трансляцияләнде, ә хезмәткәрләр #зажгисиним флешмобы оештырды.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Күпбалалы Россия» бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект күпбалалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыруга һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм илдә демографик хәлне яхшырту буенча бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.


31
март, 2023 ел
җомга

Елена Пресман, Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең музыкаль җитәкчесе, инклюзив белем бирү өлкәсендә «Игелекле Казан» шәһәр премиясендә катнаша. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча белгеч финалга чыкты.

30 мартта Менделеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында педагогик совет булып узды. Директорның тернәкләндерү-тәрбия эше буенча урынбасары Васимә Шакирова педагогик составны аттестацияләү нәтиҗәләре турында сөйләде, аттестация документларын тутырганда туган проблемалы моментлар турында фикер алыштылар.

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Рабига күленә юл тоттылар. 

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балалыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге белән берлектә «ПоМожем» проекты белән 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булдылар.

Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайтарылган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проект кысаларында Казанның Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы һәм социаль эш буенча белгече «Минем тирәдә дөнья» дәресе үткәрделәр. Чара ДХР һәм ЛХРдан мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты базасында узды.

Һәр пәнҗешәмбе Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Һөнәрчелек йортына йөриләр, анда яраланган сугышчылар өчен кирәкле әйберләр тегәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International