«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр

2023 елның 31 марты, җомга

Һәр пәнҗешәмбе Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Һөнәрчелек йортына йөриләр, анда яраланган сугышчылар өчен кирәкле әйберләр тегәләр.

Яшүсмерләр кулдан килгәнчә эшлиләр: тегә белүчеләр тегү күнекмәләрен яхшырталар, калганнары тукыма әзерлиләр, әйберләрнең детальләрен кисәләр.

Мондый чаралар тегү машинасында эшләү күнекмәләрен яхшыртырга гына түгел, ә патриотик аң, теләктәшлек хисе формалаштырырга да мөмкинлек бирә, бу үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим элементы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International