Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә аутизм белән авыручыларга ярдәм йөзеннән чаралар уздырылды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылды. Аутизм белән авыручыларга ярдәм итү билгесе буларак, төркемнәрдә иҗади тематик дәресләр узды. Шулай ук үзәк фойесында «Без бары тик башка» видеосы трансляцияләнде, ә хезмәткәрләр #зажгисиним флешмобы оештырды.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне балалар һәм ата-аналар белән чаралар сериясе белән билгеләп үтелде. Балалар музыкаль-спорт күңел ачуларында катнаштылар, яшүсмерләр «Яңгыр кешесе» фильмын карадылар. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән «Аутист балага ничек ярдәм итәргә» дигән җыелыш үткәрелде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог мондай балаларның актуаль проблемаларын ачты, әлеге бозылуларның төп диагностик критерийлары белән таныштырды, ата-аналар өй шартларында күнегүләр ясасын өчен, сенсор профилен бәяләү өчен сораштырулар таратты.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары шулай ук «Без бары тик башка» видеоролигын карау һәм «Аутист балалар – ул кемнәр?» дигән темага дәрес оештырдылар. Аннары тәрбияләнүчеләр педагоглар белән шәһәр халкына тематик буклетлар тараттылар.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Умырзая» тернәкләндерү үзәге базасында уен квесты үткәрделәр.

«Зәңгәр белән кабыз» акцияләрен Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Мамадыш районының «Кайгырту» үзәгендә, Арча районының «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгендә һәм Министрлык карамагындагы башка учреждениеләрдә үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә мәгълүмати сәгать узды һәм аутизмлы кызның көндәлекләренә нигезләнгән «В ауте» документаль фильмын карау оештырылды. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты артистлары социаль хезмәтләр алучылар өчен искиткеч концерт программасы әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International