Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.
Акциянең үзгәрешсез максаты – ил халкының игътибарын һәрберебезнең тормышында үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итүнең әһәмиятенә юнәлтү. Хәзерге вакытта һәр гаиләдә булган тонометр моның өчен иң яхшы мисал, чөнки аның ярдәмендә кешеләр үзләренең сәламәтлек торышын күзәтәләр.
Акция көннәрендә Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар региональ үзәге белгечләре халык кулланган көнкүреш кан басымы тонометрларының чыгарылыш параметрларын контрольдә тоту өчен гражданнарны түләүсез кабул итәчәк. Җиһазларны тикшерү нәтиҗәләре буенча метрологлар тонометр күрсәткечләре турында нәтиҗә генә түгел, ә төзексезлекне бетерү буенча киңәшләр дә бирәчәк.
Татарстан Республикасында акция уздыру графигы