«ПоМожем» проекты мохтаҗ түбән камалыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән

2023 елның 31 марты, җомга

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балалыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге белән берлектә «ПоМожем» проекты белән 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булдылар.

Грант акчасына шәһәр халкыннан әйберләр җыю өчен махсус контейнерлар сатып алынган һәм урнаштырылган. «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре көче белән шәһәр халкы арасында кулланышта булган, әмма яхшы хәлдә булган кием һәм аяк киемен халыкның якланмаган катламнары өчен тапшыру мөмкинлеге турында реклама эшчәнлеге алып барыла. Әйберләр контейнерлардан бушатылачак, «Гаилә» үзәгенең социаль складына күчереләчәк. Монда алар волонтерлар тарафыннан барланачак, эшкәртеләчәк һәм мохтаҗларга биреләчәк. Хезмәттән авыр тормыш хәлендә калган «Шәфкать» үзәге карамагындагылар да файдалана алачак.

Шулай итеп, проектның төп максаты тормышка ашырылачак – авыр тормыш хәленә эләккән мохтаҗ гражданнарга даими рәвештә кием-салым рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International