Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучылар өчен #ЛюдиКакЛюди бөтенроссия инклюзив фестивале сайтында трансляцияләрне карау оештырылды. Психолог Наталья Самаркина аутизм һәм мондый диагнозлы кешеләрнең ничек яшәве турында сөйләде. «Яңгыр кешесе» фильмын карау өлкән яшьтәге кешеләргә аутизм спектры бозылган кешеләр турында ачыграк күзаллау бирде.
Аутизмнан интегүче кешеләр һәм аларның гаиләләре белән теләктәшлек йөзеннән интернат-йортта яшәүчеләр «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылды.