«Кама таңнары» приютында педагогик совет узды

2023 елның 31 марты, җомга

30 мартта Менделеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында педагогик совет булып узды. Директорның тернәкләндерү-тәрбия эше буенча урынбасары Васимә Шакирова педагогик составны аттестацияләү нәтиҗәләре турында сөйләде, аттестация документларын тутырганда туган проблемалы моментлар турында фикер алыштылар.

Шулай ук учреждение хезмәткәрләре Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырган вебинарда катнаштылар. Педагоглар эшләрне тикшергәндә ачыкланган барлык кимчелекләрне ишеттеләр.

Педагогик совет приютның социаль педагогы кызы Сәмирә Хисамовага «Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International