ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2025 ел
дүшәмбе

«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Бөгелмәнең спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучы гражданнар белән индивидуаль аңлату эшләре үткәрделәр.

Буалылар белән дарулар белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр җыелмасы кирәклеге турында сөйләштеләр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан гражданнарга агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча социаль фонд бүлегенә дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә кирәк.

Чаралар белән барлыгы 169 социаль хезмәт алучы колачланды. Аларның барысына да белешмәләр бирелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, шулай ук Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елын гамәлгә ашыру кысаларында 25 августта киноклубның мавыктыргыч сеансы булды. Көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр психолог белән бергә мультипликацион фильм карадылар һәм фикер алыштылар.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар махсус хәрби операциядә катнашучы һәм «Барс» десант-штурм маневр төркеме әгъзасы Т. Нусратов белән очраштылар.

Арчада «Арча читекләре» этнофестивале узды. Ул татар милли аяк киеме ясау һөнәренә багышланган.

22 августта Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без беренчеләр – без бергә» җәйге адаптив интенсивның алтынчы сменасын ябу тантанасы булды.

29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен эшләнгән «Үзебезнекеләр өчен тур» туристик маршрутын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак. Бу хакта матбугат конференциясе барышында «Беренче патриот» оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина сөйләде.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сәламәтлекләре буенча мәктәпкә йөрмәгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Өйгә килеп күңелле бәйрәм» акциясе үткәрделәр.

Kazan Digital Week –2025 Халыкара форумы кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе уздырыла. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буйлап экскурсияләр, цифрлы чишелешләр күрсәтү һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.

Казанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Вахитов һәм Идел буе районнары буенча яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International