3–4 декабрьдә масштаблы Бөтенроссия кадрлар форумы узачак

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бер мәйданчыкта министрлыклар һәм ведомстволар, эре эш бирүчеләр, әйдәп баручы HR-экспертлар, мәгариф оешмалары, яшьләр һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре җыелачак. Бу хезмәт базары өчен ел нәтиҗәләрен ясау булачак.

Теркәлү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://vk.cc/cRqsXX.

Катнашучылар киләчәк һөнәрләр дөньясына чума, һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнаша, консультацияләр ала алачак.

Бөтенроссия кадрлар форумы - «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше, ул «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына йомгак ясауга багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International