Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Алабугада «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр виртуаль чынбарлык клубында булдылар. Виртуаль чынбарлыкның заманча технологияләрен кулланып, балалар якты хис-кичерешләр һәм гадәти булмаган маҗаралар белән тулы бөтенләй башка дөньяга күчә алдылар.
2 декабрьдә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек кысаларында «Турыдан-туры сора» гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзбәя күтәрү буенча «Үзең өчен вакыт» тренингы уздырылды. Дәреснең максаты – үзеңне уңай кабул итүне формалаштыру.
18 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән «Тыл геройлары» тематик сәгате үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәренә багышланган иде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр кысаларында «Кышкы сәфәрләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән мәгълүмат сәгате узды.
Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган дәресләр кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында А. Бартоның хәрби тематикалы «На заставе» әсәрен уку оештырылды. Чара чик буе гаскәрләре турындагы белемнәрне киңәйтүгә, шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
17 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья кул эшләре көненә багышланган «Сәйләннәрдән кыңгырау» мастер-классы үткәрелде.
Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Патриотик тәрбия» модуле кысаларында тәрбияче Елена Зверева «Минем әни дөньяда иң яхшысы» балалар рәсемнәре конкурсы һәм портретлар экспозициясен бизәү оештырды.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар белән «Зонтиклар» метафорик карталары кулланып уен дәресе үткәрде.