ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән «Сугышның беренче көне» хәтер сәгате узды.

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә барлыкка килгән традиция буенча «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер акциясе үткәрелде.

Югары Ослан районында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» мемориаль акциясе узды.

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен театральләштерелгән тамаша оештырдылар.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар учреждение хезмәткәрләре белән бергә парадта катнаштылар, «Хәтер шәме» акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр, шигырьләр укыдылар. Аз хәрәкәтләнүче тәрбияләнүчеләр белән рәсемнәр буядылар.

22 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Зарница» спорт-патриотик эстафетасын оештырдылар. Чара Хәтер һәм кайгы көненә багышланган һәм физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләрдә патриотик хисләр, спортка мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якын туганнарының фотоларын бергәләп карадылар.

Патриотик чарада Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең реабилитантлары, ата-аналары һәм хезмәткәрләре катнашты.

22 июньдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында истәлекле датага багышланган чаралар уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар арасында хәтер сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән фашистларга каршы сугышкан һәм тылда эшләгән туганнарын һәм якыннарын хөрмәтләделәр.

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Ярминкәдә Татарстанның 400дән артык предприятиесе катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International