«Астра» тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара уздырдылар

2023 елның 23 июне, җомга

Патриотик чарада Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең реабилитантлары, ата-аналары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Миллионлаган гражданнарның гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау максатыннан, үзәкнең музыка залында кечкенә митинг уздырылды. Чарада катнашучылар Левитан тавышын тыңладылар, сугыш еллары җырларын башкардылар, сугыш башлану, совет солдатларының ныклыгы һәм батырлыгы турында фильм карадылар.

Чара ахырында җыелганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Яшь тәрбияләнүчеләр горурлык белән хәтер шәмен кабыздылар.

«Мондый чаралар буыннар дәвамлылыгын тәэмин итә һәм тәрбияләнүчеләргә ныклы патриотлык хисе тәрбияли», – дип билгеләп үтте педагог-оештыручы Марина Степанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International